Яхъя 10
10
Гайсә – яхшы Көтүче
1Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән керә, ул – карак һәм юлбасардыр. 2Ә капкадан керүче сарыкларга көтүче була: 3аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул, сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга. 4Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар. 5Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аңардан качып китәләр, чөнки аның тавышын танымыйлар.
6Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде, ләкин кешеләр Аның нәрсә хакында сөйләгәнен аңламадылар.
7Шуңа күрә Гайсә аларга янә болай дип әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка. 8Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, әмма сарыклар аларны тыңламадылар. 9Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак. 10Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем.
11Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче сарыклары өчен җанын дә кызганмый. 12-13Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һөҗүм итеп, аларны таратып бетерә.
14-15Мин – яхшы Көтүче. Атам Мине, Мин Атамны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен җанымны да кызганмыйм. 16Бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәк, һәм, шулай итеп, бер көтү һәм бер көтүче булачак. 17Мин аны яңадан кабул итү өчен, Үз җанымны бирәм, шуның өчен Атам Мине ярата. 18Беркем дә Миннән җанымны алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде.
19Бу сүзләр аркасында яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты. 20Аларның күбесе:
– Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни өчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.
21Башкалары исә:
– Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы соң? – диделәр.
Яһүдиләрнең Гайсәне кабул итмәүләре
22Кыш иде. Иерусалимдә Яңару бәйрәме#10:22 Яңару бәйрәме – б. э. к. 165 нче елда Иерусалимдәге Аллаһы йортының яңадан ачылуын искә алу бәйрәме. вакытында, 23Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөри иде. 24Яһүдиләр Аның тирәсенә җыелып:
– Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.
25Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлык бирәләр. 26Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел. 27Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. 28Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак. 29Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең дә көче җитмәячәк. 30Мин һәм Ата – бер.
31Шуннан соң яһүдиләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.
32Гайсә исә аларга:
– Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.
33Яһүдиләр Аңа:
– Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, бәлки, Аллаһыны хөрмәт итмичә, Аңа каршы көфер сүз сөйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең өчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.
34Ә Гайсә болай дип әйтте:
– Аллаһының: «„Сез – илаһлар“, – дидем Мин»#10:34 Карагыз: «Зәбур», 81:6. дигән сүзләре сезнең Кануныгызда язылган түгелме? 35Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый. 36Мине Ата Үзе, изге эшкә аерып, дөньяга җибәрде. Ничек соң сез «Мин – Аллаһы Углы» дигәнемә: «Көфер сөйлисең», – дип әйтәсез? 37Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз. 38Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау өчен, эшләремә ышаныгыз.
39Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.
40Шуннан соң Гайсә тагын Үрдүннең аръягына, Яхъя элек кешеләрне чумдырып йөргән урынга китте һәм шунда калды. 41Күпләр Аның янына килделәр һәм бер-берсенә:
– Яхъя һичбер могҗизалы гамәлләр күрсәтмәде, әмма Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә хак, – диделәр.
42Анда күпләр Аңа иман китерде.
Currently Selected:
Яхъя 10: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015