Яратылыш 48:15-16
Яратылыш 48:15-16 TTRBBL
Аннары, Йосыфны мөбарәк кылып, болай диде: «Ата-бабаларым Ибраһим белән Исхак табынган Аллаһы, яратылышымнан бүгенгәчә мине әйдәп барган Аллаһы, мине бар явызлыклардан йолып-коткарып калган фәрештә, мөбарәк фатихаңны насыйп ит Син бу угланнарга! Минем исемем белән Ибраһим вә Исхак исемнәре дәвам итсен бу яшь угланнар исемендә! Җир йөзендә нәселләре ишәйгәннән-ишәйсен!»