YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 31

31
Ягъкубның яшерен рәвештә Лабаннан качып китүе
1Лабан угылларының «Атабызның милкендә булган бар нәрсәне бу Ягъкуб үзләштереп бетерде, атабызның малыннан үзенә байлык ясады!» дигән сүзләрен ишетеп, 2Лабан белән ике араның әүвәлгедән бик нык бозылганлыгын Ягъкуб ачык аңлады.
3Раббы әйтте аңа:
– Ата-бабаларың җиренә, кардәшләрең янына кайт! – диде. – Мин синең белән булырмын.
4Рахилә белән Лияне Ягъкуб үзенең көтүе йөргән утлауга чакырып алды.
5– Хактыр: атагызның миңа карашы үзгәргән, әүвәлдә булганча түгел, – диде ул аларга. – Әмма минем атамның Алласы – янымдадыр. 6Атагызга бөтен көчемне биреп хезмәт иткәнемне беләсез. 7Ә ул мине гел алдап килде, миңа тиешле әҗерне үз белдегенчә ун тапкыр үзгәртте. Әмма Аллаһы аның миңа явызлык эшләвенә юл куймады. 8Лабан: «Хайванның ала-кола туганы сиңа әҗер булыр», – дип әйткәч, бөтен көтү ала-кола үрчем бирә башлады. «Чуар төстәгеләре дә сиңа әҗер итеп бирелер», – дигәч, бөтен көтү шулай ук чуар төстәге бәрәннәр китерә башлады. 9Шулай итеп, Аллаһы, бөтен терлекне атагызның кулыннан тартып алып, миңа насыйп итте. 10Бервакыт, хайваннарны каплату вакытында, мин бер төш күрдем. Имеш, сарыклар һәм кәҗәләр белән кушылучы барлык тәкәләр аклы-каралы, чуар төстә. 11Шулчак төшемдә Аллаһының фәрештәсе миңа: «Ягъкуб!» – дип эндәште. «Мин мондамын!» – дидем мин. 12Фәрештә, сүзен дәвам итеп: «Күзләреңне күтәреп кара: сарыклар һәм кәҗәләр белән кушылучы тәкәләрнең һәммәсе дә аклы-каралы, чуар төстәләр, чөнки Мин Лабанның сиңа карата ни кыланганын күреп торам, – диде. – 13Бәйт-Элдәге һәйкәл ташына зәйтүн мае койган чагыңда, синең хозурыңа килгән Аллаһы – ул Мин! Шул чакта син Миңа нәзереңне әйттең. Инде урыныңнан кузгал, бу илне калдыр, туган җиреңә кайт».
14Рахилә белән Лия Ягъкубка җавап биреп әйттеләр:
– Атабызның йортында безгә дигән тагын берәр өлеш, мирас бармы соң?! 15Ул безне чит кеше итеп санамыймы?! Ул бит безне сатып, әҗерен ашап бетерде. 16Шуңа күрә атабыздан Аллаһы тартып алган бар байлык-мөлкәт – ул безнеке һәм безнең балаларыбызныкы. Димәк ки, Аллаһы сиңа ни дип кушса, шуны эшлә.
17Ягъкуб, юлга әзерләнеп, балаларын һәм хатыннарын дөяләргә утыртты. 18Үзе белән көтү-көтү хайваннарын, туплаган бөтен мал-мөлкәтен алды. Паддан-Арамда туплаган шул терлек көтүләре, мал-мөлкәте белән берлектә атасы Исхак янына Кәнган җиренә карап юлга чыкты. 19Сарыкларның йонын кыркырга дип, Лабанның утлауга киткән чагы иде. Рахилә, атасының юклыгыннан файдаланып, аның потларын да үзе белән алды. 20Ягъкуб исә яшерен рәвештә качып китүе белән арами Лабан йөрәгендә рәнҗер өчен урын калдырды. 21Шулай, булган бар нәрсәне алып китте дә барды Ягъкуб. Фөрат елгасын кичеп, Гилыгад тауларына таба юлын дәвам иттерде.
Лабанның Ягъкуб артыннан куа килүе
22Өченче көнендә Ягъкубның качып китүе турында Лабанга хәбәр китерделәр. 23Шуннан соң ул, кардәш-туганнарын җыеп, Ягъкуб артыннан куа чыкты һәм җиде көннән аны Гилыгад таулары янында куып җитте. 24Шул төнне арами Лабанның төшендә Аллаһы пәйда булды. Лабанга Ул:
– Сак бул, Ягъкубка нә яхшыдан, нә яманнан авыз ачып сүз әйтмә! – диде.
25Лабан Ягъкубны куып җиткән мәлдә, Ягъкуб инде Гилыгад тавында чатыр корып урнашкан иде. Лабан да кардәш-туганнары белән бергә шунда чатырларын корды. 26Ягъкубка ул болай диде:
– Синең бу эшеңне ничек аңларга? Нигә син мине алдадың? Сугыш әсирләредәй, минем кызларымны алып китеп бардың? 27Ник миңа берни әйтмичә, миңа белгертмичә, яшерен рәвештә качып киттең? Мин бит сине күңелле тамашалар ясап, җырлар җырлап, саз кылларын чиртеп, барабаннар кагып озаткан булыр идем. 28Син хәтта оныкларымны, кызларымны үбеп озатып калудан да мәхрүм иттең мине. Акылсыз эшең булды бу синең! 29Сезгә яманлык кылырга кулымнан килмәс идеме?! Ләкин кичә атагызның Алласы әйтте миңа: «Сак бул, Ягъкубка нә яхшыдан, нә яманнан авыз ачып сүз әйтмә!» – диде. 30Ярар, китеп тә бардың ди, чөнки син атаң янына өйгә кайтырга бик телисең, ләкин син нигә минем илаһларымны урлап киттең?
31Ягъкуб җавап биреп әйтте:
– Мин курыктым, ачудан кызларыңны миннән аерып алып калырсың дип шикләндем, – диде. – 32Инде илаһларыңны берәрсе алган булса, ул кешенең гомере киселер. Кардәш-туганнарыбыз күз алдында барлап-тикшереп чык, синеке дигән ни нәрсә табылса, алып кал.
Потларны Рахиләнең урлаганын Ягъкуб белми иде.
33Лабан шуннан Ягъкуб белән Лиянең чатырларын әйләнеп чыкты, ике кол асрауның чатырында да булды, әмма берни дә тапмады. Лия чатырыннан чыгып, Рахилә чатырына керде. 34Рахилә исә потларны дөясенең ияре астына яшереп, өстенә менеп утырган иде. Рахилә чатырында никадәр актарынса да, Лабан үзенең илаһларын таба алмады. 35Рахилә атасына әйтте:
– Алдыңда аягүрә торып басмавым өчен миңа ачуланма, әтием әфәнде, чөнки хатын-кызның айлык гадәтен кичергән чагымдыр, – диде.
Шулай итеп, Лабанга потларны эзләп табу насыйп булмады.
36Ягъкуб, тәмам ачуы чыгып, Лабан белән бәхәс корып җибәрде һәм әйтте:
– Минем гаебем нәрсәдә? – диде. – Мине эзәрлекләрдәй нинди гөнаһ эшләдем мин синең алда? 37Бөтен әйберләремне карап-тикшереп чыктың, арадан синеке дигәне табылдымы соң?! Табылса, әнә синең һәм минем кардәш-туганнар каршысына чыгарып куй, икебезнең арасын алар хөкем итсен. 38Егерме ел мин сиңа көтү көттем, сарыкларың, кәҗәләрең беркайчан да бәрән салмады, көтүеңнән бер сарык тәкәсен дә суеп ашамадым. 39Ерткыч җанвар ботарлаганын да сиңа күрсәтмәдем, зыянын үз өстемә алдым. Ә син хайванның көтүдән көндез югалганын да, төнлә югалганын да миннән түләттең. 40Мин көндезге эсседән, төнге салкыннан җәфа чиктем, минем күзләремнән йокы качты. 41Синең өйдә үткән егерме елым менә шундый минем. Ике кызың өчен мин сиңа – ундүрт ел, терлек көтүләрең өчен – алты ел хезмәт иттем. Ә син миңа түлисе әҗереңне ун тапкыр үзгәрттең. 42Атамның Алласы, Ибраһимның Алласы һәм Исхакның Куркусы минем янда булмаса, син мине хәзер буш кул белән озатып җибәргән булыр идең. Аллаһы минем хәлемә керде, кулларымның хезмәт җимешен күреп, кичә төнлә хөкемен чыгарды – синнән яклады мине.
Ягъкуб белән Лабан тарафыннан чик манарасы куелуы
43Лабан, җавап биреп, Ягъкубка әйтте:
– Кызларым – алар минем кызлар, балаларым – минем балалар, терлек көтүләрем – минем көтүләр. Монда син күргән бөтен нәрсә – минеке. Кызларыма һәм алар тудырган балаларга яманлык эшли аламмы мин?! 44Аңлашыйк, икебез арасында килешү төзик, һәм ул безнең татулашуыбызны исбатласын.
45Ягъкуб бер таш алды да һәйкәл итеп җиргә куйды. 46Аннары кардәш-туганнарына:
– Ташлар җыегыз! – дип боерды.
Тегеләр, ташлар җыеп, бер өем ясадылар. Соңра шул ташлар өеме янында барысы бергә утырып ашап-эчтеләр. 47Лабан таш өеменә Егар-Саһадута дип, Ягъкуб исә Гәлгыд дип исем кушты#31:47 Егар-Саһадута – борынгы арамей телендә «шаһәдәт өеме» мәгънәсендә. Гәлгыд – «шаһәдәт өеме» дигәннең яһүдчәсе. . 48Лабан Ягъкубка әйтте:
– Бу таш өеме бүген безнең үзара килешүнең шаһиты булыр, – диде.
Шуңа күрә ул Гәлгыд дип аталды. 49Миспа#31:49 Миспа – яһүдчә «саклау манарасы» мәгънәсендә. дигән атамасы да сакланды. Чөнки Лабан:
– Бер-беребездән аерылышканнан соң, синең белән минем араны күзәтеп торучы Раббы Үзе булыр, – диде. – 50Әгәр син минем кызларыма яманлык кылсаң яки кызларым өстеннән башка хатыннарга өйләнсәң, гәрчә безнең ике араны күзәтеп торучы кеше булмаса да, белеп тор: моңа Аллаһы Үзе шаһитлык итәчәк. 51Менә таш өеме һәм менә синең белән минем арага мин куйган һәйкәл, – дип, сүзен дәвам итте Лабан. – 52Бу таш өеме дә, бу һәйкәл дә – шаһитлар; шулай ки, мин дә таш өеме аша синең якка явыз ният белән чыкмаячакмын, син дә таш өеме һәм һәйкәл аша минем якка явыз ният белән чыкмаска тиеш. 53Безнең араны Ибраһимның Алласы, Нахорның Алласы – ата-бабаларыбызның Аллалары#31:53 …Аллалары… – Яһүд телендә әлеге сүз «Алласы» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. хөкем итсен.
Ягъкуб үзенең атасы Исхакның Куркусы хакына ант итте. 54Аннары, тауда корбан чалып, кардәш-туганнарын ашарга чакырды. Икмәк-ризыкны ашап, алар шул тауда төн кундылар.
55Лабан иртәгесен иртүк торды, оныкларын, кызларын үбеп, аларга фатихасын бирде дә торган җиренә кире кайтып китте.

Currently Selected:

Яратылыш 31: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in