YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 21

21
Исхакның тууы
1Раббы, әйткән сүзен үтәп, Сарага якты чыраен күрсәтте – биргән вәгъдәсен гамәлгә ашырды. 2Сара йөккә узды һәм Ибраһимның картлык көнендә, аңа нәкъ менә Аллаһы алдан әйтеп куйган вакытта, дөньяга бер угыл китерде. 3Ибраһим үз хатыны Сарадан туган углына Исхак дип исем кушты 4һәм, Аллаһы куйган шартны үтәп, тууының сигезенче көнендә углы Исхакны сөннәткә утыртты. 5Углы Исхак туганда, Ибраһимга йөз яшь иде. 6Сара:
– Аллаһы минем йөземне шат-көләч итте, – диде. – Мине ишеткән һәркем үзен шулай ук шат-көләч итеп тоячак.
7Әйтте:
– Сара бала имезәчәк, дип, Ибраһимга кем сөйли алыр иде?! Менә, шушы яшемдә мин аңа бер угыл таптым.
Һаҗәр белән Исмәгыйльнең куылуы
8Бала үсә төшкәч, аны имидән аердылар. Исхакны имидән аерган көнне Ибраһим зур мәҗлес җыйды.
9Бервакыт Сара, Ибраһимның мисырлы Һаҗәрдән туган углы Исмәгыйль авызыннан мыскыллы сүзләр ишетеп, 10Ибраһимга әйтте:
– Бу кол хатынны углы белән бергә куып җибәр! – диде. – Кол хатынның углы минем углым Исхак мирасына дәгъва кылырлык булмасын!
11Ибраһим пошаманга калды, чөнки Исмәгыйль дә аның үз углы иде. 12Әмма Аллаһы Ибраһимга әйтте:
– Углың белән җарияң өчен кайгырма, – диде. – Һәр нәрсәдә Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла. Чөнки синең токымың Исхак белән дәвам ителәчәк. 13Җарияңнән туган углыңнан да бер кавем барлыкка китерермен, чөнки ул да синең нәсел орлыгын дәвам итүчедер.
14Ибраһим иртәгесен таң белән торды, икмәк һәм бер турсык су әзерләп, Һаҗәрнең иңбашына асты һәм аны углы белән бергә өйдән чыгарып җибәрде. Һаҗәр, Беер-Шеба чүленә юл алып, шунда адашып йөрде. 15Турсыкта эчәр су беткәннән соң, Һаҗәр, углын бер куаклык күләгәсендә калдырып, 16бер җәя угы очып җитәрдәй арага читкәрәк китте дә җиргә утырды. «Баламның үлем газабын күрергә теләмим!» – дип, ул шулай углы каршысында утырган хәлдә үкереп-үкереп еларга тотынды. 17Угъланның өн-авазы Аллаһыга барып иреште. Аллаһының фәрештәсе, күкләрдән хәбәр биреп:
– Сиңа ни булды, Һаҗәр? – дип эндәште. – Курыкма! Аллаһы синең елап яткан углыңның тавышын ишетте. 18Тор, углыңны да торгыз, аны кулыннан җитәклә. Мин аны бөек бер халыкның нәсел атасы итәчәкмен.
19Аллаһы Һаҗәрнең күзләрен ачты, һәм Һаҗәр тулы сулы бер коены күрде; барып, турсыгына су тутырды да углына эчәргә бирде.
20Угълан, Аллаһы мәрхәмәте белән буй җитеп, чүлдә көн күрә башлады, укчы-мәргән булды. 21Ул Паран дигән чүлдә яшәде. Әнисе аңа хатынны Мисыр иленнән табып бирде.
Ибраһим белән Әбумәликнең үзара килешү анты
22Шул заманнарда булган хәлләр ки, Әбумәлик үзенең гаскәрбашы Пикүл белән бергә Ибраһим каршына килеп:
– Синең һәр эшләгән эшең Аллаһы катнашында эшләнә, – диде. – 23Инде менә: «Аллаһы – Үзе шаһиттыр! Синең үзеңне дә, углың һәм оныкларыңны да рәнҗетмәм», – дип ант ит! Сиңа минем мөгамәләм яхшы булганы кебек, син дә миңа һәм үзең кунак булып яшәгән илгә шундый ук яхшы мөгамәләңне күрсәт.
24Ибраһим:
– Ант итәм! – диде. 25Аннары: – Колларың минем су ала торган коемны тартып алдылар, – дип, Әбумәликкә үпкәсен дә белдерде.
26Әбумәлик исә:
– Андый эшне кем эшләгәндер, мин белмим, – диде. – Син бит бу турыда миңа әйтмәдең. Мин моны бүген беренче мәртәбә ишетәм.
27Ибраһим вак һәм эре терлектән Әбумәликкә мал бирде, шул рәвештә алар килешү ясадылар. 28Вак терлек көтүеннән җиде баш сарык бәрәнен Ибраһим махсус аерып куйган иде. 29Әбумәлик:
– Бу җиде баш сарык бәрәнен аерып куюның мәгънәсе нәрсәдә? – дип сорады.
30Ибраһим әйтте:
– Минем кулдан сиңа тапшырылган бу җиде сарык бәрәне әлеге коены мин үзем казыган икәнлекнең шаһәдәте булыр, – диде.
31Алар икесе ант итешкән бу урын шул көннән Беер-Шеба#21:31 Беер-Шеба – яһүдчә «Ант коесы» яки «Җиделе кое» мәгънәсендә. дип атала башлады.
32Беер-Шебада килешү ясалганнан соң, Әбумәлик белән аның гаскәрбашы Пикүл, юлга кузгалып, пелештиләр җиренә кире әйләнеп кайттылар. 33Ибраһим исә Беер-Шебада бер тамариск агачы утыртты һәм Раббыга, бакый#21:33 Бакый – мәңге яшәүче. Аллага, дога багышлады. 34Пелештиләр җирендә Ибраһим кунак-мосафир булып озак гомер кичерде.

Currently Selected:

Яратылыш 21: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in