Рәсүлләр 3
3
Аяклары гарип кешенең йөри башлавы
1Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр. 2Шул вакыт ул урынга аяклары тумыштан гарип бер кешене алып керделәр. Аны һәр көн Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янында керүчеләрдән хәер сорау өчен утыртып калдыралар иде. 3Ул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруларын күреп, алардан хәер сорады. 4Алар аңа игътибар белән карадылар һәм Петер:
– Безгә кара, – диде.
5Теге кеше, нәрсә булса да алырга өметләнеп, аларга текәлеп карады. 6Әмма Петер:
– Минем алтын-көмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йөр! – диде 7һәм аны уң кулыннан тартып торгызды.
Шундук гарип кешенең аяк һәм тубыкларына көч керде. 8Ул сикереп торды һәм йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаһы йортына керде. 9Бар халык бу кешенең йөрүен һәм Аллаһыны мактавын күрде. 10Кешеләр аның Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.
Петернең Сөләйман әйванында сөйләгән нотыгы
11Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны җибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны#3:11 Әйван – баганалы ачык терраса, галерея. дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды. 12Петер, моны күреп, халыкка:
– Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны аякка бастырган дип уйлыйсызмы? 13Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы, безнең аталарыбызның Алласы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. 14Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез, кеше үтерүчене исә иреккә чыгаруны сорадыгыз. 15Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. – 16Гайсәнең исеме сез күргән һәм белгән бу кешене куәтләндерде, чөнки ул аңа ышанды. Гайсә аша бирелгән иман аны каршыгызда торганда савыктырды.
17Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны башлыкларыгыз кебек үк белмичә эшләдегез. 18Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды.
19Ә сез гөнаһларыгыз кичерелсен өчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. 20Шулай эшләсәгез, Раббыдан яңарыш заманнары килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер. 21Ә Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш. 22Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул сезгә нәрсә генә сөйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез; 23бу Пәйгамбәрнең сүзен тыңламаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк»#3:22-23 Карагыз: «Канун», 18:15, 18, 19. .
24Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр хакында алдан хәбәр иткәннәр. 25Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга: «Җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алачак»#3:25 Карагыз: «Яратылыш», 22:18. , – дип әйтеп, аталарыгыз белән килешү төзегән. Сез – шушы килешүнең мирасын кабул итүчеләр. 26Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарып, сезгә Үзенең фатихасын күндерергә тели. Шуның өчен Ул Үзенең Хезмәтчесен сайлап куйды һәм Аны иң элек сезгә җибәрде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 3: TtrBBL
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015