– Өсләренә озын киемнәр киеп, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче канун белгечләреннән сак булыгыз! Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын тартып алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтәдер.