1
Рәсүлләр 2:38
Изге Язма
– Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз.
Compare
Explore Рәсүлләр 2:38
2
Рәсүлләр 2:42
Имандашлар рәсүлләрнең өйрәтүләрен һәрвакыт кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар.
Explore Рәсүлләр 2:42
3
Рәсүлләр 2:4
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.
Explore Рәсүлләр 2:4
4
Рәсүлләр 2:2-4
Кинәт күктән көчле җил искәнгә охшаш тавыш ишетелде һәм ул алар булган йортны тутырды. Имандашлар арасында ялкын телләре кебек нәрсәләр күренде, һәм ул телләр аларның һәрберсенә берәрләп кунды. Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.
Explore Рәсүлләр 2:2-4
5
Рәсүлләр 2:46-47-46-47
Алар һәр көн даими рәвештә Аллаһы йортында бердәм җыелдылар, өйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм ихлас йөрәктән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны ярата иде, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр көн саен арттырып торды.
Explore Рәсүлләр 2:46-47-46-47
6
Рәсүлләр 2:17
«Соңгы көннәрдә, – ди Аллаһы, – һәр кешегә Мин Үземнең Рухымны яудырырмын: угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер.
Explore Рәсүлләр 2:17
7
Рәсүлләр 2:44-45
Барлык иман итүчеләр бергә булдылар һәм һәрнәрсә алар өчен уртак иде. Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр.
Explore Рәсүлләр 2:44-45
8
Рәсүлләр 2:21
Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».
Explore Рәсүлләр 2:21
9
Рәсүлләр 2:19-20
Раббының бөек вә шөһрәтле көне җитәр алдыннан югарыда, күктә, – могҗизалар, түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен: кан, ут вә төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.
Explore Рәсүлләр 2:19-20
Home
Bible
Plans
Videos