Лүк 21

21
Тол хатынның бүләге
1Сәдака сандыгына байларның сәдака салуына күз төшереп, Гайсә 2бер фәкыйрь тол хатынның да ике данә вак акча салуын күрде һәм:
3– Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды, – диде. – 4Чөнки тегеләр барысы да Аллаһыга үзләреннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде.
Аллаһы йортының җимерелүе
5Берәүләрнең Аллаһы йортының затлы ташлар һәм Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлүе хакында сөйләп торуын ишетеп, Гайсә:
6– Шундый көннәр килер, сез биредә күргән бар нәрсә җимереләчәк, таш өстендә таш калмаячак! – диде.
Ахыр заман билгеләре
7Шунда Аңардан:
– Остаз! Бу хәлләр кайчан булыр? Аларның тиздән буласын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар.
8– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул!», «Вакыты җитте!» – диярләр. Андыйларга иярмәгез! 9Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, ләкин бу әле иң ахыры дигән сүз түгел.
10Халык – халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар, – дип сүзен дәвам итте Ул. – 11Төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр, ачлык, үләт зәхмәте булыр, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр күренер. 12Әмма әлеге хәлләргә кадәр сезне кулга алырлар һәм эзәрлекләрләр, хөкем итү өчен, гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм зинданнарга утыртырлар. Минем исемем аркасында сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына алып барырлар. 13Шунда сез, форсаттан файдаланып, Минем хакта шаһитлык бирә алырсыз. 14Үзебезне ничек якларбыз, дип, алдан борчылып тормагыз. 15Чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы чыга һәм каршы тора алмас. 16Хәтта ата-аналарыгыз, агай-энеләрегез, кардәшләрегез, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, кайберләрегезне үтерерләр дә. 17Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. 18Тик шулай да башыгыздагы чәч бөртеге дә югалмас. 19Түзем булыгыз – һәм тормышыгызны саклап калырсыз.
Иерусалимнең җимерелүе турында
20Иерусалимне гаскәрләр камавын күргәндә, белеп торыгыз: аның харап булыр вакыты инде бик якын. 21Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр шәһәргә кермәсен. 22Чөнки ул көннәр – үч алу көннәре, һәм шул көннәрдә Изге язмада язылганнарның барысы да тормышка ашыр. 23Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Чөнки бу илне – зур афәт, халыкны зур нәфрәт көтә: 24берәүләр кылычтан узар, икенчеләрне, әсир итеп, барча халыклар арасына таратып-сибәрләр; һәм ят халыклар дәвере тәмамланганчы, алар Иерусалимне таптап йөрерләр.
Адәм Углының килүе турында
25Кояш, ай вә йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан котлары алыныр. 26Галәмгә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр. 27Шулвакыт болыт эчендә бөек кодрәт вә дан белән килүче Адәм Углын#21:27 Карагыз: «Даниил», 7:13. күрерләр. 28Бу вакыйгалар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз инде якын.
Инҗир агачы хакында гыйбрәтле сүзләр
29Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сөйләде:
– Инҗир агачына һәм башка агачларга карагыз: 30аларның яфрак яра башлаганын күреп, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. 31Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының инде якын булуын белерсез. 32Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас. 33Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Уяу булыгыз
34-35Карагыз аны, тамак ягын кайгырту, эчкечелек вә тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн, тозак кебек, сезгә көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче һәр кешегә киләчәк. 36Шулай итеп, һәрчак уяу булыгыз, киләсе бәла-казалардан котылырга һәм Адәм Углы каршына килеп басарга көчегез җитсен өчен, дога кылыгыз.
37Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкка гыйлем бирде, ә кич җитүгә, Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде. 38Таң атуга, бар халык, Аны тыңлар өчен, Аллаһы йортына килде.

المحددات الحالية:

Лүк 21: TtrBBL

تمييز النص

شارك

نسخ

None

هل تريد حفظ أبرز أعمالك على جميع أجهزتك؟ قم بالتسجيل أو تسجيل الدخول